Татарстан укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

   Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда имин йөрү нигезләрен белүгә Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты буенча оештырылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы.
   "Куркынычсыз юллар" олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру мәгариф платформасында узачак. Биремнәрне шәхси кабинетта алырга мөмкин.
   Биремнәрне олимпиада уздыру чорында теләсә кайсы уңайлы көнне узарга мөмкин. Ярыш кече сыйныф укучылары өчен аңлаешлы һәм кызыклы интерактив белем бирү һәм тест биремнәреннән гыйбарәт.
   Йомгак ясаганнан соң онлайн-олимпиадада катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм рәхмәт хатлары алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International