Әниләр көнендә Чүпрәледә яшәүче Нурлеҗиан апа Халиуллованы юбилее белән котладылар

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

   Әниләр көнендә Татар Шатрашаны авылында яшәүче Халиуллова Нурлеҗиан Шаһвәли кызы олуг гомер бәйрәмен - 95 яшьлеген билгеләп үтте.
   Әлеге күркәм дата һәм бәйрәм белән аны район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге Башлыгы Олег Албутов котлады. Кунаклар Россия Президентының котлау хатын һәм район Башлыгы бүләген тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

   Нурлеҗиан Шаһвәлиевна 1925 елның 29 ноябрендә Татар Шатрашаны авылында туа. Бүгенгесе көнгә кадәр туган авылында гомер кичерә. Башлангыч мәктәпне үз авылында укып, белемен Түбән Чәке авылында дәвам итә. 7 сыйныф белем алу бәхетенә ирешә. 

   Матур яшүсмер, яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Шушы авыр елларда Нурлеҗиан апа колхоз эшенә җигелә. Печән чабу, кыр эшләре, фермада терлекләр карау, кул машинасы белән ашлык суктыру- болар барысы да сугыш чоры балаларының җилкәсенә төшкән көндәлек хезмәтләр була.

  Сугыш башлангач та Нурлеҗиан апаны үзе кебек кыз балалар белән урман кисәргә җибәрәләр. Берничә ай Кайбыч районында урман кисүдә катнаша. Аннан Апас районынна окоп казырга җибәрәләр. Лаеш районында тимер юл салуда да катнашырга туры килә аңа. 1942 елдан авыл советында налог җыючы булып эшли башлый.

  1944 елда тормышка чыга. Бу гаиләдә 7 бала туа. Бүгенгесе көндә авылда яшәүче улы Халиуллов Иршат абый һәм килене Минҗиан апа тәрбиясендә яши.  9 онык һәм 11 оныкчыгының уңышларына куана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International