Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның Әниләр бәйрәме уңаеннан котлавы

2020 елның 28 ноябре, шимбә

                         Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр һәм әбиләр!
     Сезне чын күңелемнән иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән тәбрик итәм!
     Бу көнне сезгә хөрмәт һәм яратуыбызны белдереп кенә калмыйча, кешелек тарихындагы зур ролегезне дә билгеләп үтәсе килә. Һәркем өчен әни – җирдәге иң кадерле кеше. Ул безгә гомер бүләк итүче, барлык көчен куеп тәрбия бирүче, зур тормыш юлына аяк бастыручы. Ә аның туры сүзе, ягымлы карашы кечкенә балага да, инде үзләре ата-ана булучыларга да бик кирәк. Әниләребезнең мәхәббәте сихри көчкә ия – ул безне илһамландыра, ышаныч бирә, авыр минутларда һәрвакыт ярдәм итә.
    Безгә тормыш бүләк иткәнегез, бөтен йөрәк җылысын биргәнегез, безгә карата чиксез мәхәббәтегез, игелегегез өчен сезнең алдыгызда баш иябез! 
    Сезгә тынычлык, гаилә иминлеге һәм нык сәламәтлек телим! Балаларыгыз, оныкларыгыз сезне үз уңышлары белән шатландырып торсыннар.

    Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы   Марат Гафаров
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International