"Бөтендөнья татар конгрессы Төбәкара иҗтимагый оешмасы игьлан иткән халыкара "Татар кызы" бәйгесенең зона этабы буген Тәтеш муниципаль районында узды.
Бәйгедә кызлар 6 критерий буенча көч сынаштылар. Болар: узең белән таныштыру, иҗади бәйге (җыр, бию, әсәрдән өзек яки шигырь сөйләү, перформанс һ.б.), дефиле, милли кием һәм интеллектуаль бәйге.
Чүпрәле данын Казан фәнни-эзләнү технология институтының магистратура бүлеге студенты Гүзәл Бахитова яклады. Гүзәлнең чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнеп, ул республика этабының супер финалына узды. Алдагы бәйге 19 декабрьдә узачак. Гүзәлгә уңышлар телибез!