Әгәр ценник бәясе кассадагы бәягә туры килмәсә нишләргә?

2020 елның 28 ноябре, шимбә

   Барыбызга да таныш хәл: кибет киштәсеннән тауарны бер бәядән алабыз, ә кассада аны бөтенләй башка бәядән, кагыйдә буларак, бәядән югарырак бәягә саталар.

   Моны белү мөһим: сез тауарны ценникта күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итә аласыз. Законда сатучының товар турында (шул исәптән аның бәясе турында), аны дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итүче кирәкле һәм дөрес мәгълүматны кулланучыга җиткерергә тиешлеге каралган. Гадәттә, сатучылар ценникны алыштырырга өлгермәүләрен аңлата, чөнки аларның эшләре күп.

   Кулланучының мәгълүмат алу хокукы "кулланучылар хокукларын яклау турында" 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 10 статьясында, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 11нче пунктында билгеләнгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International