Район авылларында гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрү 27 ноябрьдән башланды.
Санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, чаралар барлык тиешле таләпләрне үтәп уздырыла. Җыеннарны Городище, Зур Аксу, Түбән Чәке, Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Яңа Элмәле авыл җирлекләре башлап җибәрде. 30 ноябрьдә җыеннар Яңа Ишле, Шланга, Иске Кәкерле авыл җирлегендә булачак.