Чүпрәледә Россия Кораллы көчләре сафларына хәрби хезмәткә озату дәвам итә

2020 елның 28 ноябре, шимбә

  Бүген иртән Чүпрәле районында армиягә чираттагы озату булды. Чүпрәленең алты егете алга таба хәрби частьләргә хәрби хезмәт үтү урыннарына бару өчен Татарстан Республикасының җыелма пунктына юл тотты.

   ​​​​​​​Тантанада, гадәттәгечә, район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, һәм, әлбәттә инде, булачак солдатларның әти-әниләре, дуслары һәм якыннары катнашты.
   Ватанны сакларга китүчеләргә район Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов хәерле юллар теләде, хезмәт тәмамланганнан соң кече Ватанга әйләнеп кайтырга чакырды.
   Якташларыбызга кайда бурыч бирергә туры киләчәге республика хәрби комиссариатының “Патриот” җыелма пунктында ачыкланачак. Нәкъ менә шунда егетләрне гаскәрләргә таратачаклар.
  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International