27 ноябрьдә ата-аналар Татарстан мәктәпләрендә укучыларны тукландыру турында сораулар бирә алалар

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

   27 ноябрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты "кайнар линия" телефонын оештыра.

   Ата-аналар белгечләргә республиканың гомуми белем бирү оешмаларында мәктәп туклануын оештыру буенча сораулар бирә алалар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте.

   Чаралар балаларны кайнар аш белән тәэмин итү өлкәсендәге проблемаларны оператив хәл итү максатыннан үткәрелә.

   Шалтыратулар "кайнар линия" телефоннары буенча кабул ителә. Номерлары: 8(843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International