Хатын-кызлар арасында утырып волейбол уйнау буенча Казанның «Алга» командасы РФ бронза призеры булды.
Чемпион исеме өчен Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Якутия, шулай ук Татарстан командалары көрәште. Казанның «Алга» командасы составында Чүпрәле районының Шланга авылында туып-үскән Раилә Сатдинова да бар иде.
Раилә, физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, актив кыз, дөньяга уңай караш белән карый. Ул иҗади шәхес, шигырьләр яза, күп кенә чараларда катнаша, уенчыклар бәйләү белән шөгыльләнә. Раилә әле «Сөйкемле энҗе бөртеге-2018 " титулына да ия.
Раиләне бу чираттагы җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!