Чүпрәлеләр коррупция фактлары турында «Кайнар линия»гә шалтыра ала

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

   Коррупцион күренешләрне бетерү һәм хокук бозулар кылуга китерә торган сәбәпләрне булдырмау буенча үз вакытында чаралар күрү максатыннан Чүпрәледә «Кайнар линия» телефоны эшли. Коррупцион күренешләр турында мәгълүмат гражданнардан 8(843-75) 2-20-17 телефоны буенча кабул ителә.

   Шулай ук гражданнар кирәкле мәгълүматны "Ышаныч тартмалары" ярдәмендә дә хәбәр итә алалар.  Чүпрәле районы территориясендә 23 «Ышаныч тартмасы» урнаштырылган, Алар район Башкарма комитеты, күпфункцияле үзәк бинасында, прокуратурада, эчке эшләр бүлегендә һәм районның барлык авыл җирлекләрендә бар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International