Татарстанда ана капиталына 29 меңнән артык сертификат бирелгән

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

     Быелның 1 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ана капиталына 29 меңнән артык сертификат бирелгән, аларның 10,6 меңнән артыгы беренче бала өчен. Бу хакта Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова әйтте.

     Ана капиталы «Демография» илкүләм проектының өстенлекле чарасы булып санала. Ана капиталы күләме беренче бала туганда, уллыкка (кызлыкка) алганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан 466 мең 617 сум тәшкил итә. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, икенче, өченче бала өчен ана капиталы 150 мең сумга артып, 616 мең 617 сум тәшкил итә. 

   2007 елдан, программа гамәлгә кергәннән бирле, Татарстанда 314 меңнән артык гаилә ана капиталына лаек булды. «Ана капиталы» программасы 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International