Бүген Чепкас-Илмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сафиулла Гыйниятулла улы Гыйниятуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны бу истәлекле дата белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Денисова Марина Вячеславовна котладылар. Кунаклар Сафиулла Гыйниятулла улына РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Данис Сатдинов Сафиулла Гыйниятуллинның 90 яшьлеге ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм районыбызның 90 еллыгы уңаеннан әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте. Ул тыл хезмәтчәненә Ватан хакына намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләде.