Эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

   Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарының территориаль бүлегендә 2020 елның 18 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча: Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив урамы, 10 йортта эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.

   Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

   Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны кабул итү 8(84375) 2-22-91 номерлары буенча алдан язылып башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International