Егетләрне армия сафларына озату дәвам итә

2020 елның 14 ноябре, шимбә

   Бүген, 14 ноябрьдә, иртә таңнан Иске Чүпрәле авылындагы П.В.Дементьев исемендәге хәрби техника паркында биш егетне армиягә озату тантанасы булды. Болар - Шланга авылыннан Әхмәтшин Рамил, Иске Элмәледән Волков Роман, Иске Чокалы авылыннан Идрисов Илназ, Яңа Үбидән Матросов Алексей һәм Чуаш Бизнәсе авылыннан Шилаков Алексей.

   Яшь егетләрне котларга Чүпрәле муниципаль районы хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм, әлбәттә инде, әти-әниләр, дуслары һәм якыннары килгән иде.

   Традиция буенча, булачак Ватанны саклаучылар китәр алдыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов солдатларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар булачак солдатларның хәрби өлкәдә уңышларга ирешеп, хезмәт тәмамланганнан соң кече Ватанга әйләнеп кайтуларын теләделәр. 

   Якташларыбызга кайда бурыч бирергә туры киләчәк, республика хәрби комиссариатының җыелма пунктында ачыкланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International