2020 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык көтелә.
Бозлавыкта сак булыгыз, ашыкмагыз, чөнки бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.