Аяк киемен мәҗбүри маркировкалауга карата таләпләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 5 июлендәге 860 номерлы карары белән расланган аяк киеме товарларын идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре белән билгеләнгән.
Маркировканы кертү 2020 елның 1 июленнән башлап ваклап сатуда сатучының аяк киемен идентификацияләү чаралары белән маркировкаланмаган товарлар сатуга тәкъдим итәргә хокукы булмавын аңлата.
Аяк киеме өчен идентификация чарасы буларак, Data Matrix форматындагы ике үлчәмле штрих-код кулланыла. Анда мәгълүмат унификацияләнгән форматка китерелгән, символларның эзлеклелеге рәвешендә шифрланган һәм криптографик технологияләр ярдәмендә ялганнан сакланган. Һәр товар өчен код аерым төзелә. Кодаларны ялганлап булмый.
Data Matrix коды кулланучылар төргәгенә, товар ярлыгына яки туп-туры товарга төшерелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 03 апрелендәге № 620-р күрсәтмәсе белән, идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнеше мониторингы буенча дәүләт мәгълүмат системасы операторы - "Оператор-ЦРПТ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (перспектив технологияләрне үстерү үзәге) билгеләнде. Сайт: https://crpt.ru/ https://честныйзнак.рф/
Честный ЗНАК системасының төп бурычы - кулланучыларга сатып алына торган продукциянең чынлыгын һәм белдерелгән сыйфатын гарантияләү.
Товарның легальлегенә ышану өчен, маркировка кодын Честный ЗНАК кушымтасы ярдәмендә сканлаштырырга кирәк. Ул iOS һәм Andrоid системасындагы смартфоннар өчен бушлай мөмкин.
Сканерләгәндә, сатып алучы товарның законлы булу-булмавын, җитештерүче турында мәгълүмат ала. Кушымта ярдәмендә шулай ук штрих-кодларны һәм касса чекларын сканерларга була.
Аяк киеме товарларын сатуда, кулланучыларның хокукларын бозуга бәйле сораулар килеп туган очракта, Сез Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегенә 422430, ТР, Буа ш., Ефремов ур., 135 «В»адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Мөрәҗәгатьтә, мөмкин булганча, сатучының теркәлү мәгълүматларын, сәүдә предприятиесе адресын, чек, бозу фактын раслаучы фото һәм видео материалларны күрсәтергә.
Мөрәҗәгатьләр 8 (84374) 3-52-89 «кайнар линия» телефоны буенча да кабул ителә.