Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының өченче утырышы чакырыла

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

   Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2020 елның 3 ноябрендәге 40 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының өченче утырышы чакырыла.

   Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде::
1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты хакында.
2. «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында» карар проекты хакында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2016 елның 14 сентябрендәге 11/3 номерлы һәм 03.06.2009 елдагы 36/3 номерлы карарларына үзгәрешләр кертү турында.
5) Татарстан Республикасы Чүпрәле районы территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен кандидатура тәкъдим итү турында.
6) Төрле.
   Район Советы утырышы 2020 елның 12 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International