Россиядә гомуми битлек режимы кертелде

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

   Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) илдә гомуми битлек режимы кертелде. Карар Россиянең баш санитар табибы Анна Попова тарафыннан имзалаган.

   Моннан тыш, ведомство күңел ачу чаралары үткәрүне һәм җәмәгать туклануы биналары эшен 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тыйды.

   Җәмәгать транспортында, таксида һәм кеше күп була торган башка урыннарда «агымдагы дезинфекция режимын көчәйтергә» тәкъдим ителә. Роспотребнадзор төбәкләргә 100 мең кешегә ким дигәндә 150 тикшеренү үткәрергә киңәш итте.

   Карар  үз көченә иртәгә, 28 октябрьдән керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International