Чүпрәле муниципаль районы территориясендә ялгыз яшәүче гражданнар, инвалидлар һәм үзизоляциядәге гаиләләр өчен азык-төлек, рецептсыз бирелә торган дарулар китереп бирү буенча кайнар линия телефоны (2-22-52) эшли башлады.
Өлкән буын вәкилләре өйдә калсын һәм коронавирус йоктырудан сакласын өчен волонтерлар кирәкле әйберләрне бушлай китереп бирәчәк.
Бу хезмәттән файдалану өчен 2-22-52 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Кайнар линия көн саен иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр эшләячәк. 12.00-13.00 сәгатьләрдә тәнәфес.