Районыбызның җиде егете армиягә китте

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

   17 октябрьдә П.В. Дементьев исемендәге хәрби техника паркында районыбызның җиде егетен армиягә озату тантанасы булды.

   Яңа Чүпрәледән Илназ Мингалиев, Чуаш Ишлесеннән Вадим Желудкин, Яңа Элмәледән Геннадий Изендеев, Зур Аксу авылыннан Андрей Айкин, Убидан Сергей Скорняков, Яңа Кәкерледән Ранис Хисмәтуллин, Городище авылыннан Петр Храмов көзге чакырылышта беренчеләрдән булып Ватанны сакларга киттеләр.

   Традиция буенча, булачак Ватанны саклаучыларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, запастагы медицина хезмәте капитаны Айрат Җәләлов солдатларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
   - Дәүләт сезгә иң мөһиме - Ватанны саклауны ышананып тапшыра. Бу сезнең өчен беренче җитди ир-ат сынавыгыз. Бу сынауда сынатмассыз, солдат дигән мактаулы исемне лаеклы күтәреп, бер елдан соң өйләрегезгә исән-сау әйләнеп катырсыз дип ышанам, - диде ул. 

   Егетләрне аларның әти-әниләре, дуслары һәм якыннары да килгән иде.

   Киләсе озату 2020 елның 12 ноябренә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International