Бүген Чүпрәле районы Үби авылында яшәүче Евдокия Фоминична Наумова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне юбилярны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Үби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин котлады. Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Евдокия Фоминична Элмәле бистәсендә туган (хәзер бу авыл юк инде). Ул катлаулы тормыш кичерә. Балачактан ук аның өлешенә шактый авырлыклар туры килә. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Аңа да, ул вакытта күп кенә яшь кызлар кебек үк, күп эшләргә туры килә. Кечкенәдән ул колхозда өлкәннәр белән эшли башлый. 15 яшеннән шул ук колхозда пешекче булып эшли. Нинди генә эш тәкъдим итмәсә дә, ул барысын да намус белән эшләгән. Аңа башка эшләрне дә башкарырга, капчыкларны да ташырга туры килә. Кызганычка каршы, белем ала алмый, сугыш аңа укырга комачаулый. Сугыштан соң Казанга китә, анда заводта эшли, әмма язмыш кушуы буенча кире кайта. Биредә колхозда терлекче булып эшли.
Алар ире Николай Тимофеевич белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, балаларның берсе вафат, ире Николай Тимофеевич та бүгенге көнгә исән түгел. Евдокия Фоминична улы Герман, килене Лариса һәм аларның балалары белән яши. Ул аларга балалар, оныклар үстерергә ярдәм иттә. Бүген Евдокия Фоминичнаның 20 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар.
Еллар узган саен юбиляр күңел күтәренкелеген югалтмый, авыл вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Әмма соңгы елларда сәламәтлеге бераз какшаган, аяклары авырта башлый.
Юбилярның тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы беркайчан да бетмәсен иде, ә якыннары кайгыртучанлык һәм игътибар белән куандырсын иде.