Бүген Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров 1369 сайлау участогында булды һәм РФнең Төп законына төзәтмәләр кертү мәсьәләләре буенча үз фикерен белдерде.
Марат Ринатович сайлау участогы эшен оештыру белән кызыксынды, Роспотребнадзор таләпләрен үтәү белән танышты.
Пандемия шартларында Чүпрәле районының барлык 36 сайлау участогында Роспотребнадзор таләпләре катгый үтәлә. Биналарга даими дезинфекция үткәрелә, тавыш бирүдә катнашучылар дистанцияне саклый, участокларга маска һәм перчаткалар киеп киләләр. Тавыш бирүдә катнашучылар өчен аерым керү һәм бинадан чыгу юллары әзерләнгән. Моннан тыш, керү юлында барысының да температурасы тикшерелә, участокта медицина персоналы кизү тора.
Район Башлыгы коронавирустан саклану чараларының барлык чараларын да үтәү кирәклеген ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда кичәге көннән Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды. Тавыш бирүнең төп көне 2020 елның 1 июльгә билгеләнгән.