Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров "Туган як", "Таван ен" газеталарына язылу бүләк итте

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

   Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров күркәм традиция буенча «Подписка бүләк ит!» хәйрия акциясенә кушылды һәм 2020 елның икенче яртыеллыгына биш данә «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына райондашларыбызны яздырды. Шулай итеп, 2020 елның 1 июленнән Марат Ринатовичтан районыбызның өлкән яшьтәге кешеләренә: Вилданова Римма Идият кызына, Миначева Дания Велиәхмәт кызына, Хөсәенова Фәсәхәт Сәлахетдин кызына, Ятманова Рәисә Семеновнага һәм Зәйнетдинова Таисия Александровнага район газеталары бүләк итеп киләчәк.

   Район җитәкчесенең әлеге үрнәгенә барлык җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары кушылырлар дип ышанасы килә. Өстәвенә, 2020 елның 1 июненнән 10 июненә кадәр ташламалы декада кысаларында газета-журналларга яздыру менә дигән форсат. Бу көннәрдә газетага язылу бәясе 649 сум 74 тиен тәшкил итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International