Мәрхәмәтлелек бизи кешене

2020 елның 30 мае, шимбә

   Иске Шәйморза авылында яшәүче Фәридә һәм Зиннур Химадиевлар сәламәтлеге какшаган апаларын үзләренә алып кайтканнар.  Кадрия апа Сөләйманова моңа кадәр Казан каласында яшәгән. 1932 елда Иске Шәйморза авылында туган булган. Балачагы сугыш елларына туры килгәнлектән, белем алу насыйп булмаган кызга. “Мин колхоз кырларында 12 тешле тырма сөйрәдем”, - ди Кадрия апа үзенең балачагы турында.

   Язмыш кушуымы, әллә инде авылның авыр тормышыннан котылырга теләпме буйга җиткәч ул Казан шәһәрендәге төзелеш оешмасына барып эшкә урнаша. Бар тырышлыгын, күңелен хезмәтенә биреп, үзе кебек үк хатын-кызлар белән һәр көн эшкә йөри. Төзелеш алдынгысы була. Бер-бер артлы шулай көннәр-еллар узып киткәнен сизми дә кала. Хезмәттән башканы белмәгән Кадрия картлыкны берялгызы каршылый. Ә картлык бит ул беркемне дә аямый – килә дә сәламәтлекне какшатып,  аякларны өйрмәс, күзләрне күрмәс итә. Билгеле инде Кадрия апа очрагында моңа 40 еллап төзүчелек итү дә үз эзләрен сала. Әмма дөньяда мәрхәмәтле кешеләр дә юк түгел. Кадрия апаны да ерак туганнары Фәридә белән Зиннур үзләренә алып кайталар. Дөрес, алар моңа кадәр дә ялгыз апалары янына барып, хәлен белешеп, кирәк чакта ярдәм итеп йөргән булалар. Ә сәламәтлеге бөтенләй үк какшагач инде Кадрия апа да алар йортына күчеп, ягъни туган авылына кире кайтып яшәргә риза була.

   Фәридә ханым Иске Шәйморза участок хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. "Туган апабызны шәһәрдә ялгызын гына калдырасыбыз килмәде, алып кайттык шул.  Авылның һавасы да башка бит аның, тернәкләнеп китәр дип тә өметләнәбез”, - ди Фәридә. Кадрия апа да аның сүзләрен куәтләп: “Түрләреннән урын бирделәр, бик карыйлар”, дип рәхмәтләрен укыды. Нинди генә авыр еллар, хезмәт кичерсә дә, хөкүмәткә дә рәхмәт белдерә ул. 

   Кеше хәлен аңлап, сәламәтлеге какшаган ялгызларга ярдәм кулы сузу — изге гамәл. Һәм кеше нинди генә изге гамәл кылмасын ул аның нәтиҗәсен бу дөньяда, я булмаса ахирәттә күрәчәк, диләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International