ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 2020 елның 21 маенда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көчәйгәндә урыны белән секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+3, урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Көндез максималь һава температурасы +14..+16˚ тәшкил итәчәк..