Буген хакимияттә традицион эшлекле планерка булды. Анда район Башлыгы Марат Гафаров якын арада хәл ителергә тиешле төп бурычларны билгеләде. Бу - "Дуслык" паркын төзекләндерүне төгәлләү, Үзәк урамның икенче чираттагы төзекләндерү эшләре башлау (әлеге эшләр Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында башкарыла), Иске Чүпрәледә юл-чокырларны ремонтлау эшләрен башлау, 20 кешелек эш урынына исәпләнгән тегү цехын ачу, шулай ук икенче сугым цехы төзелешен планлаштыру. Моның өчен производстволарның урнашу урынын билгеләргә кирәк.