Укучы балалары булган Чүпрәле гаиләләренә азык-төлек җыелмалары таратыла

2020 елның 15 мае, җомга

     Дистанцион укуга күчү сәбәпле, Чүпрәле районы укучыларына азык-төлек җыелмалары тараталар. Исегезгә төшерәбез, белем бирү учреждениеләрендә уку елы дәвамында укучылар бушлай туклану белән тәэмин ителә.

    - Коронавирус белән килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, укучылар апрель аеннан дистанцион рәвештә укый башлады. Уку елы шул ук форматта тәмамланачак. Шуңа күрә бу чорда, ягъни апрель һәм май айларында азык-төлек җыелмаларын укучыларның үзләренә таратырга дигән карар кабул ителде.  Продуктларны Чүпрәле районының барлык укучылары да 100% алачак,- дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов.

      Азык-төлек җыелмаларында ярмалар, макарон әйберләре, шикәр, май, икмәк, чәй бар.

      Җыелмалар белем бирү учреждениеләре аша башкарыла. Азык-төлек җыелмаларын алган чорда мәктәп администрациясе тарафыннан вакыт интервалы билгеләнгән. Ата-аналардан дистанцияне, битлек-перчатка режимын саклау сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International