Бүген Чүпрәле районында Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов булып китте.
Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов белән бергә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык җыю техникасын әзерләүнең барышы белән танышты, көзге культуралар басуларында булды.