«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы олимпиадасына кушылырга чакырабыз

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

6 яшьтән алып теләгән һәркем ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган ГТО олимпиадасына кушыла һәм спорт өлкәсендә үзләренең гамәли һәм теоретик күнекмәләрен күрсәтә ала. 

   ГТО олимпиадасы онлайн-форматта ачык онлайн-мәйданчыкларда - Zoom, Skype, WhatsApp аша узачак. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең Казан бүлеге тора.

   Олимпиада ике өлештән тора – практик һәм теоретик. Гамәли этапта ярышларда катнашучылар үзләренең яшь категориясенә карап, ГТОның 100 баллы системасы нигезендә нормативларны үтиләр.

  Олимпиада 2020 елның маеннан 2020 елның августына кадәр узачак өч агымны күздә тота. Катнашучылар тест биремнәрен һәм нормативларын үтәүгә май аенда керешәчәкләр. Икенче һәм өченче агымнар июнь һәм июль аена планлаштырылган. Теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://docs.google.com/forms/d/1oyLXef2fDv6-Id04NovL/edit .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International