Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

       Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2020 елның 14 һәм 15 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта кырау тешүе һәм һавада -2 градуска кадәр салкынлык көтелә.

      Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Кырау төшү белән, авыл хуҗалыгы культураларының зыян күрү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Аларны туңдырмас өчен полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән тәэмин итәргә куша. 

     Теләсә нинди бәла булган очракта, сез, һәрвакыт ашыгыч хезмәте бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар кәрәзле һәм шәһәр телефоннарыннан тәүлек әйләнәсе өчендә бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International