Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз - яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле чүпрәлеләр!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән кайнар котлыйм!
Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкилләре - сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
9 май - ул кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен! Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телим.
Тирән ихтирам белән, Чүпрәле муниципаль район Башлыгы Марат Гафаров