Чүпрәле муниципаль районында «Георгий тасмасы» акциясенә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә кушылды

2020 елның 8 мае, җомга

   Җиңү көне алдыннан Чүпрәле муниципаль районында «Георгий тасмасы» акциясенә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә кушылды. Полицейскийлар машина йөртүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар һәм георгий тасмалары, наклейкалар тапшыралар.

- Чараны күпмилләтле совет халкының батырлыгын искә төшерү өчен уздырабыз, - дип билгеләп үтте ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International