«Үлемсез полк» онлайн-акциясенә кушылырга чакырабыз

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

   Хөрмәтле чүпрәлеләр! Сезне «Үлемсез полк» онлайн-акциясенә кушылырга чакырабыз.

   Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, Җиңү көненә багышланган барлык массакүләм чаралар да соңрак вакытка күчерелде. «Үлемсез полк» хәрәкәтен оештыручылар акцияне социаль челтәрләрдә үткәрергә тәкъдим итә.

   Татарстанда «Үлемсез полк» онлайн-акциясенә кушылу өчен, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар яки якыннар турында фотосурәтне яки аларның язмышы турында видеоны социаль челтәрләрдә #БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн хэштегы белән урнаштырырга кирәк.

   Барлык язмалар да «ВКонтакте» да https://vk.com/polkrt сылтамасы белән Татарстан Республикасында «Россия Үлемсез полкы» хәрәкәте төбәк бүлегенең рәсми берләшмәсендә агрегацияләнәчәк. Акция нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барлык тарихларын берләштерүче Гомумроссия онлайн-ресурсы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International