Бөек Җиңүнең 75 еллыгын Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында катнашкан биш ветеран каршы ала.
Бүген волонтерлар - «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары, Уби авылыннан ветеран Валентина Петровна Калачева йорты ишегалдында эшләделәр. Анда "Җиңү бакчасы" акциясе кысаларында яшь чыршылар утыртылды.
Барлык волонтерлар да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән иде, эш барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләр үтәлеп башкарылды.
Калачева Валентина Петровна 1922 елда туган. 1942 елның 18 июнендә ул фронтка чакырыла. Ул штабта машинистка була. 1942 елның июленнән 1944 елның январена кадәр хәрби хәрәкәтләр вакытында, мөстәкыйль рәвештә хезмәт итеп, эшендә чисталык һәм пөхтәлеккә ирешә. “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, «Сугышчан казанышлары өчен» медале, Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.
«Җиңү бакчасы» акциясе Чүпрәле районының ветераннар яши торган барлык авылларында узачак.