Җиңүнең 75 еллыгына Чүпрәледә «Хәтер бакчасы» булдырылды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

       Чүпрәлеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара  акциясенә кушылды.

      Агач утыртуда район Башлыгы Марат Гафаров, район җитәкчеләре, шулай ук волонтерлар катнашты.

      Акция кысаларында 22 июньгә кадәр Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн агач утырту планлаштырыла.

       Татарстан Республикасы территориясендә фронттан өйләренә кайтмаган 350 мең татарстанлы истәлегенә яшь агач үсентеләре утыртылачак. Бөек Ватан сугышы елларында Чүпрәледән 14375 кеше фронтка алына, шуларның 7191е өйләренә әйләнеп кайтмый.

       Коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә агач утырту, нигездә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр көче белән башкарыла. Эшләрнең бер өлешен «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте һәм республика патриотик оешмалары активы үз өстенә алды.  Паркларда агачлар утырту, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, этаплап алып барыла.

        Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Хәтер бакчасы» районыбызның  Дачный поселогындагы «Дуслык» паркында булдырылды. Шулай ук, юкә, нарат, чыршы, каштан үсентеләре район үзәгендәге чишмә территориясендә - барлыгы 300дән артык яшь үсенте утыртылды. Моннан тыш, шушы көннәрдә генә район территориясендә 45 000 яшь чыршы утыртылуы турында язган идек.

    — Яшь үсентеләрнең тернәкләнеп, быел үсеп китүе аеруча мөһим. Бу—Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның һәм якташларыбызның бөек батырлыгы турында олы хәтер булып торачак. Яшь буын, без, һәммәбез, бу хакта беркайчан да онытмаска тиеш, — дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

      «Хәтер бакчасы» районның һәр авыл җирлегендә булдырылачак. Район халкы да, Бөек Ватан сугышында һалак булган якташларыбызның якты истәлеген мәнгеләштерүгә үз өлешен кертә ала. Шәхси участокларында агачлар утыртып, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән фото куя ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International