Марат Гафаров ветераннарга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырды

2020 елның 2 мае, шимбә

        Бүгенге көндә Чүпрәле районында биш Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

        Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән бүген Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сугышта катнашучыларга азык-төлек җыелмалары һәм бәйрәм открыткалары тапшырды.

        Коронавирус таралу шартларында барлык саклык чараларын үтәп, Марат Гафаров сугыш һәм хезмәт Геройларына бүләкләрен өйләренә китереп бирде.

         Бүген Чүпрәле районында биш Бөек Ватан сугышы ветераны яши: Уби авылында Валентина Калачева, Яңа Кәкерле авылында Фатыйх Җәләлетдинов, Мунчәлидә Гильман Ибраһимов, Иске Шәйморза авылында Әнвәр Фәхретдинов һәм Зыятдин Тимергалиев.

      - Сез безгә һәм киләсе буынга аяз күк һәм тыныч тормыш бүләк иттегез. Сез олы батырлык кылдыгыз- илне саклап калдыгыз, аннан аны яңадан торгыздыгыз. Сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм рух көчегез алдында баш иябез, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров ветераннарга рәхмәт сүзләрен белдереп һәм бүләкләр тапшырып.

        Район башлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады һәм аларга сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International