Чүпрәледә язгы чәчү алдынгылары

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

       Язгы чәчү дәвам итә.

       Үткән еллардагыча “Цильна” хуҗалыгында шикәр чөгендере чәчүне быел да алдынгы механизатор Ильнур Сатдиновка ышанып тапшырдылар. Кыска гына вакыт эчендә яшь механизатор “мультикорн” чәчкечләре белән 230 гектарда орлыклврны җир куенына күмдерде.

        “Низамов” крестьян – фермер хуҗалыгына яңа чәчү комплексы кайткач, ике дә уйламыйча аны 30 елга якын тәҗрибәсе булган механизатор Җәмил Хисамовка бирделәр. Бүген уңган игенче смена саен норманы күпкә арттырып үти.

       Җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыятендә Владимир Матюшинны иң тәҗрибәле механизатор диләр . Хуҗалыкның барлык кырлары да диярлек ул идарә иткән чәчү комплексы белән чәчелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International