Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары 29 апрельдә таратыла башлаячак

2020 елның 25 апреле, шимбә

       Татарстанда 55 мең мохтаҗ кеше өчен азык-төлек җыелмасының беренче өлешен 29 апрельдә тарата башлаячаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

      Бу азык-төлек җыелмасын ялгыз яшәүче 65 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак.

     «Якын арада азык-төлек җыелмасы әзерләнәчәк. Аның беренче өлеше — 55 мең азык-төлек җыелмасын якынча 29 апрельдән 5 майга кадәр муниципаль берәмлекләргә җибәреләчәк», — диде ул.

     Моннан тыш, азык-төлек җыелмасын кризистан зыян күргән үзмәшгуль кешеләрнең һәм шәхси эшмәкәрләр гаиләләренә, аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга җибәреләчәк.

    «Ярдәмнең икенче партиясен 10 май тирәсендә тарата башлыйлар», — диде Ләйлә Фазлыева.

     Программаны гамәлгә ашыруда республика волонтерлар хәрәкәте, Татарстанның барлык районнары хәйриячеләрен һәм активистларын берләштергән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International