Чүпрәледә язгы кыр эшләре дәвам итә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

       Дөрес, соңгы көннәрдәге явым – төшем кыр эшләрен беркадәр тоткарлады. Уңай һава шартларыннан нәтиҗәле файдаланып игенчеләр югары күрсәткечләргә ирешәләр.

      Татарстан Республикасы буенча 1796,5 мең гектарда чәчелергә тиешле басу мәйданнарының 157,4 мең гектарында (планга карата 9 процент, узган елда 4 процент иде) алдагы уңышка нигез салынды. Районыбыз механизаторлары да 8 мең гектарда чәчү үткәреп, пландагының 18 процентында бөртекле культуралар чәчтеләр. Уҗым культураларын һәм купьеллык үләннәрне тукландыру, сөрү җирләрендә дым каплату һәм үләннәрне тырмалау эшләре тулысынча төгәлләнде.

       - Район басуларында югары җитештерүчән 12 чәчү комплексы эшли. Аларның күпчелеге ике сменада файдаланыла. Чәчелгән барлык мәйданның 72 проценты шушы комплексларга туры килә. Эшнең сыйфаты югары, - ди агроидарә инженеры Илдар Камалов. Минераль ашлама һәр гектарга уртача 51,8 кг. исәбеннән кертелә. “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров әйтүенчә, бөртеклеләрнең һәр гектарын 150 килограмм катлаулы һәм 150 килограмм азотлы ашлама белән туендыралар икән. Шикәр чөгендере плантацияләренә дә биредә 300 килограмм исәбеннән ашлама бирәләр. “Цильна” җәмгыяте һәм “Низамов А.А.” крестьян – фермер хуҗалыгы механизаторлары барлык мәйданның 44 процентында чәчү үткәрделәр. Җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыяте, “Чүпрәле – Ак Барс” агрофирмасының Чуваш Бизнәсе һәм Зур Аксу филиаллары, “Эталон – Агро” хуҗалыгы басуларында да техникадан дөрес файдаланалар. Агроидарә белгечләре чәчү комплексларын дөрес файдалануга аеруча басым ясыйлар. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Заманча яңа техниканың электәгеләргә караганда өстенлеге дә шактый. “Цильна” хуҗалыгында, мәсәлән, 1350 гектарда чәчелгән басу мәйданының 597 гектарын шушы комплекс белән чәчкәннәр. Комплекслар арасында ярышып эшләүчеләрнең хезмәт күрсәткечләренә даими йомгак ясала. “АгроТрансПорт” җәмгыятендә “”Клаас +Амазон” маркалы комплекс белән Владимир Митрофанов һәм Анатолий Матюшин 785 гектар гектарда чәчү үткәрергә өлгергән. 597 гектарда бөртекле культуралар орлыгын җир куенына салып “Цильна” хуҗалыгы механизаторлары Рәфик Шәйдуллов белән Айрат Яфизов икенче урында баралар. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасыннан Камил Камалов, Фәнис Хәйруллин, “Низамов А.А.” һәм “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян – фермер хуҗалыкларыннан Җәмил Хисамов һәм Дамир Әхмәтов та лидерлар рәтендә. Кайбер хуҗалыклар арпа, солы һәм сабан бодае чәчүдән тыш, борчак орлыкларын да җир куенына салуга керештеләр. Әлеге культураны “Цильна” – 100, Шигали филиалы – 50, Зур Аксу филиалы – 60, 3 нче филиал (Уби) – 47 һәм “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян – фермер хуҗалыгында 40 гектарда чәчтеләр. Район буенча 275 гектарда шикәр чөгендере чәчелде. Бу эшкә беренчеләрдән булып “Цильна” җәмгыяте (210 гектар), “Низамов А.А.” крестьян – фермер хуҗалыгы (40 гектар), “Ак – Барс – Чүпрәле) агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалы (25 гектар) механизаторлары кереште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International