Салкын тию симптомнары белән Казан хастаханәсенә 6 кеше озатылган

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

       Чүпрәле районы санитар-эпидемиягә каршы комиссия мәггълүматлары буенча Чүпрәле районы буенча 353 кеше мәҗбүри изоляциядә утыра.

        Аларның 101 Мәскәү, я булмаса башка зур шәһәрләрдән эштән кайтучылар, 252 се аларның гаилә әгъзалары һәм “вахтовиклар” белән күрешүчеләр.

        Салкын тию симптомнары белән: ютәл, тын кысылу, югары температура белән Казан хастаханәсенә 6 кеше озатылган. Әмма бүгенге көнгә аларда пневмония һәм бронхит авыруы булуы гына ачыкланган.

        Сак булырга кирәк! Тагын шулай ук, хөрмәтле райондашлар, 20 апрельдән башлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә җәмәгать урыннарында, ягъни урамга чыкканда авыз-борынга махсус битлек белән каплау, кулыңа махсус перчатка кию мәҗбүри булуы турында да белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International