Чүпрәлегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

       Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

       Ул ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, “Ак Барс” холдингы генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район Башлыгы Марат Гафаров белән берлектә, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. “Цильна” ширкәте басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты, аларның уй-фикерләре белән кызыксынды. Биредә Рөстәм Нургали улы сөйләшүне бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә, коронавирус чире таралуга юл куймау өчен ниләр эшләргә, шул ук вакытта ширкәтләрдә көчәйтелгән саклык чаралары күрергә кирәклегеннән башлады.

     Мондый чор үтәр, тик шушы вакытта да, аннан соң да халыкка ашарга, яшәргә кирәк һәм үзебез өйдә торып кына без халкыбызны алга барырга өнди алмыйбыз.Сафта булу, авыл хуҗалыгында да эшләрне дәвам иттерү, чәчү кирәк, - диде ул. Шул ук вакытта авыр тормыш хәлендә калганнарны һәрчак күз уңында тотарга, аларга ярдәм итү кирәклеге турында да ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

      Президентны басу-кырлардагы эшнең барышы, район тормышы белән район Башлыгы Марат Гафаров таныштырды.

       Аннары, икенче тукталыш буларак, республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка “Цильна” хуҗалыгы ындыр табагында оештырылган районыбыз эшмәкәрләре һәм алар тарафыннан җитештерелгән продукция үрнәкләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бу тукталышта “Цильна” хуҗалыгының орлыкчылык комплексы, тулаем хуҗалыкта башкарыла торган эшләр белән аның җитәкчесе Барис Гафуров таныштырды.

        Өченче тукталышта Президент Рөстәм Миңнеханов Кече Чынлы авылында эшләп торган Фәнил Җәббаровның сөт-май комбинаты белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International