Православие динен тотучы кардәшләребез Гайсә пәйгамбәрнең яңадан туу көнен бәйрәм итә.
Бу гасырлардан-гасырлырга күчеп килгән, бөек бәйрәм. Әлеге уңайдан районда яшәүче чуваш милләте вәкилләрен, православие динен тотучыларны район Башлыгы Марат Гафаров та котлады.
- Дини традицияләрне барлау, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү һәрвакытта да игелеккә генә китергән. Җан чисталыгы, әхлаклылык аша бердәмлеккә, бер-береңә ярдәм итүгә ирешелә. Дөньяларның тыныч, күгебезнең аяз, гаиләләргә иминлек сорап кылынган догалар югары мәгънәгә ия. Районыбызда яшәүче халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәт, килешүчәнлек, бер-беребезгә хөрмәт традицияләре яшәячәгенә һәм аларга дини йолаларның да уңай йогынты ясавына ышанам, һәркемгә сәламәтлек, бәхет телим,- диелә район Башлыгы котлавында.