12 Чүпрәле укучысына дистанцион уку өчен планшетлар тапшырылды

2020 елның 17 апреле, җомга

   ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың 2000 меңнән артык укучысы бу көннәрдә дистанцион белем алу өчен планшетлар ала.  Гаджетларны күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга тапшыралар. Заманча техника 9-11 сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнү өчен тапшырыла.

   Чүпрәле районында ТР Президентыннан әлеге планшетларны 12 укучы алды. Шушы көннәрдә  аларны мәктәп директорлары тапшырды.

   - Коронавирус белән бәйле рәвештә килеп туган шартларга карамастан, дәүләт йомгаклау имтиханнарын тапшырырга туры киләчәк. Чүпрәледә барлык белем бирү учреждениеләре 6 апрельдән дистанцион укуга күчте.  Беренче көннәр укучылар өчен генә түгел, укытучылар, ата-аналар өчен дә бик авыр булды. Әмма бүген барыбыз да яңа уку форматына ияләштек, укучыларга хәтта ошый да дип әйтәсе килә, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов.

   Исегезгә төшерәбез, 2019-2020 уку елы республикада гадәттәгечә май ахырында тәмамланачак, ә 8 июньнән чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшыра башлаячак. Имтиханнарны, элеккегечә, кабул итү пунктларында булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International