Районыбыз механизаторлары 8,1 мең гектарда чәчеп калдырылган уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру эшен иң оптималь агротехник срокларда төгәлләделәр. 5,5 мең гектардагы күпьеллык үлән басуларына да өстәмә сый бирү төгәлләнү алдында. 32,5 мең гектардагы сөрү җирләрендә тырмалау үткәрелде. Соңгы вакытта бөтен көч бөртекле культуралар чәчүгә юнәлтелгән.
Быелның язында республика буенча 17 миллион 420 мең гектар басу мәйданы чәчелергә тиеш. Соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча 44,7 мең гектар чәчелергә тиешле басуларның бүгенге көнгә 2158 гектарында орлыклар җир куенына күмдерелде. Аның 1750 гектарын арпа һәм 80 гектарын солы тәшкил итә.