Марат Гафаров Чүпрәле хастаханәсенең коронавируслы пациентларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде

2020 елның 31 марты, сишәмбе

  Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров бүген район үзәк хастаханәсендә булды. 

  Район үзәк хастаханәсендә булу барышында Марат Ринатович объектның коронавирус авыруы таралу ситуациясендә авыруларны госпитализацияләү өчен әзерлек тәртибе, дару препаратларының җитәрлек күләмдә булу-булмавы белән танышты. Район Башлыгы, шулай ук, хәзерге вакытта яңа корнавирус йогышы белән авыручыларны кабул итү өчен палаталарны профильләштерү буенча терапия бүлеген карады.

   - Бүгенге көндә терапияне палаталарга аерым керү юлы белән обсерватор бүлек итеп үзгәртү эше алып барыла, ягъни бирегә лаборатор дәлилләнгән коронавируслы авыру белән белән элемтәгә кергән кешеләр урнаштырылачак. Әлегә 5 койкалы бер палата әзерләнде,  кирәк булган очракта өстәмә урыннар-койкалар җәелдереләчәк, - дип сөйләде район үзәк хастаханәсенең  халыкка хезмәт күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гүзәлия Маликова. Ул шулай ук Чүпрәле районында коронавирус белән зарарлану очраклары юк, дип билгеләп үтте. Чит илдән кайткан дүрт чүпрәлеле өй шартларындагы изоляциядә торалар, алар барысы да табиблар күзәтүе астына алынган.  Дүртсенең дә хәле яхшы, температураның күтәрелүе ачыкланмаган.

   Үзәк хастаханәдә барлык медицина хезмәткәрләре югары әзерлек хәлендә. Ситуация буенча даими мониторинг алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International