Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров коронавирус таралуны кисәтү максатыннан район халкына мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле чүпрәлеләр, хәзер бөтен дөнья өчен катлаулы вакыт һәм мин сездән үз сәламәтлегегезгә карата кайгыртучанлык күрүгезне сорыйм. Бүген моны өйдә калып, туганнарны, якыннарны да шулай эшләргә кирәклегенә ышандырып кына эшләргә була. Илдә халкыбыз никадәр азрак мөгамәләдә була, вирус та шулкадәр азрак тарала, ә вакыт узу белән бөтенләй юкка чыгачак», - диде район Башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр илдә барлык мәдәни, массакүләм йөрү учреждениелдәренең эшчәнлеге туктатылды һәм өйдә булырга тәкъдим ителде. Әлеге чаралар коронавирус авыруын таралуны профилактикалау өчен күрелә.⠀