Иске Шәйморза авыл җирлегендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

  24 март көнне Чүпрәле районы Иске Шәйморза авыл җирлегендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров барлык тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып медальләр тапшырдылар, сугыш елларында тылда эшләгән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International