Чүпрәленең тагын бер өлкәне 90 яшьлеген билгеләп үтте

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

      Бүген Чүпрәле районының Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Хөснетдинова Равза Сафиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар..

      Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова котлады. Кунаклар сәламәтлек, якты көннәр һәм иң изге теләкләр теләделәр. РФ Президенты исеменнән котлау һәм район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International