Чүпрәледә яшәүче 90 яшьлек Хәмәтфатыйх Гатауллин умартачылык белән шөгыльләнә, казлар үстерә

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

  Чүпрәле районында яшәүче озын гомерле өлкәннәр РФ Президенты исеменнән котлау открыткалары алуларын дәвам итәләр.

  Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы көрәштә тормышларын һәм сәламәтлеген кызганмаган, Җиңү өчен бөтен авырлыкларны нык кичергән, тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкән буын алдында бу дәүләт тарафыннан хөрмәт һәм игътибар йөзеннән башкарыла.

   22 март көнне Яңа Кәкерле авылында яшәүче Гатауллин Хәмәтфатыйх Атаулла улы туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны котларга һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау конверты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләрне тапшырырга  района Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов килделәр.

   Хамәтфатыйх Атаулла улы гомер буе туган авылында яшәгән. Гаиләдә алар өчәү  булган.  Әтиләре бик иртә вафат була, бу вакытта Хәмәтфатыйх Атаулловичка нибары 5 яшь тула, гаиләдә ул иң төпчек бала.

  90 яшьлек гомер дәверендә ул күп сынауларны кичерә. Яшьлек сугыш елларына туры килә, өлкәннәр белән бергә тылда Җиңү өчен көрәшеп, хезмәт куялар. Колхозда эшли, нигездә балта остасы була, фермалар һәм йортлар төзи.

   Тормыш иптәше Мөнирә апа  белән алар 7 бала үстергәннәр, кызганычка каршы, аларның 6 сы исән. Пар канаты ике ел элек вафат булган. Тормыштагы авырлыклар аның холкын сындыра алмаган, киресенчә, һәр көннең кадерен белергә өйрәткән.

   Бүген ул ялгыз яшәсә дә, мал-туар асрый, умартачылык белән шөгыльләнергә ярата. Балалары сүзләренә караганда, узган ел 60 тан артык каз үстергән.

   Туган көнендә әтиләрен котларга балалары һәм оныклары кайткан иде. Бүген алар барысы да шәһәрләрдә яши, әтиләре өйрәткәнчә, төзелеш эшләре белән шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International