Чүпрәледә тыл ветераны 90 яшьлек юбилеен уздырды

2020 елның 20 марты, җомга

      Нурлыжиһан әби Айметованы 90 яшьлек юбилее белән котларга барлык балалары, оныклары кайткан иде.

       Барысы да юбиляр янында бөтерелә. Кайсылары баш яулыгын, чәчләрен төзәтә, икенчеләре якасын рәтли. “Әби, әбекәй” дип кенә торалар. Менә нинди хөрмәт биредә олы кешегә, дип уйлап куйдым. Кунак өстәлләрен дә мулдан әзерләгәннәр, такталары сыгылып тора. Иң түрдәге урынга да аны утырттылар. Тормыш иптәше белән үтә дә тәртипле алты бала үстерделәр шул алар. “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың”, - ди халык мәкале. Ире Хөсәен 2004 елда вафат булган иде. 54 ел бик матур тату гомер кичерделәр алар. “Теге дөньяга киткәч тә Хөсәенем белән күрешсәм иде”, - ди Нурлыжиһан әби. Хәтере яхшы. Сугыш елларындагы яшьлеген ачылып сөйләргә яратмый. “Без күрмәгән нужа калмады инде, искә аласым да килми. Ничек түздек, әле дә шуңа исем – акылым китә. Илгә андый афәт беркайчан да килмәсен иде. Сугыш, ачлыкны берәүгә дә күрергә Ходай язмасын!”,- ди юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International